tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Россиянең Белоруссиядәге илчесе Борис Грызлов белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Россиянең Белоруссиядәге илчесе Борис Грызлов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Россиянең Белоруссиядәге илчесе Борис Грызлов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

– Россия һәм Белоруссия хезмәттәшлеге ачыклык, тигезлек һәм үзара хөрмәт принципларында үсеш алуын дәвам итә. Минск шәһәрендә Россия илчесе буларак сезнең хезмәтегез зур. Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү шулай ук Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Борис Грызлов Рөстәм Миңнехановка Татарстан делегациясенең илчелеккә килүе өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Беларусь соңгы елларда Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында тотрыклы рәвештә лидерлар рәтенә керә. Ләкин потенциал күпкә югарырак, шуңа күрә Татарстан делегациясенең әлеге сәфәре сәүдә элемтәләрен арттыру өчен оештырылган.

Искәртеп узабыз, Россиянең Беларусь Республикасындагы илчелегендә делегацияләрне кабул итү залында Россиянең төп истәлекле урыннары, шул исәптән Кол-Шәриф мәчете төшерелгән мозаик панно урнаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*