tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады
Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады

Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 нчы июньдә узачак.

Татарстан Президентының боерыгы буенча, Чаллыда Сабан туе 18 июньдә була.

Район үзәкләрендә һәм торак пунктларында 11-13 нче июньдә бәйрәм итәчәкләр.

«Татарстан Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән бергә билгеләнгән срокта бәйрәм чараларын оештыруны тәэмин итәргә», – диелгән документта.

Мәскәүдә Сабан туе 2 нче июльгә билгеләнгән. Федераль Сабантуй Ульяновскида 17-18 нче июньдә узачак. Кичә Әстерхан өлкәсендә бәйрәм иттеләр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*