tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның яңартылган Татар мәдәният үзәгендә булды
Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның яңартылган Татар мәдәният үзәгендә булды

Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның яңартылган Татар мәдәният үзәгендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Биредә республика җитәкчесе Татарстан хөкүмәте һәм татар эшмәкәрләре ярдәмендә күптән түгел үз ишекләрен ачкан Татар мәдәният үзәге белән танышты һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров очрашуның модераторы буларак чыгыш ясады.

Президент белән очрашуда Санкт-Петербург шәһәре Губернаторы урынбасары Максим Мейксин, Ленинград өлкәсенең җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Лира Бурак, Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, «Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Рәис Яркаев һәм татар мәдәнияте үсешенә, иҗтимагый тормышына зур өлеш керткән милләттәшләребез катнашты.

  • 2020 елда Санкт-Петербург хөкүмәте тарафыннан шәһәрнең тарихи үзәгендә милли-мәдәни үзәк оештыру өчен бина бүлеп бирелде. Татарстан Республикасы хөкүмәте әлеге бинаны реставрацияләү һәм ремонт эшләрен башкаруда финанс ярдәм күрсәтте.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*