tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта мәктәп укучылары белән татар теле дәресендә катнашты
Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта мәктәп укучылары белән татар теле дәресендә катнашты

Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта мәктәп укучылары белән татар теле дәресендә катнашты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка рәсми визит белән килде. Биредә ул мәктәп укучылары белән татар теле дәресендә катнашты. Туган тел дәресе Санкт-Петербургның Яңа Татар мәдәни үзәге тарафыннан аның Рәисе Яркаев Рәис Марс улы җитәкчелегендә оештырылды.

“Ак калфак-Нева” рәисе Фирая Рәшитова үз эшенә иҗади якын килде. Укучыларны икенче-тугызынчы сыйныфтан алып, уку әдәбиятыннан һәм күргәзмә әсбаплардан башлап, милли анимация белән ярашып, дәрес уңышлы узды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге үз фондларыннан татар әдәбиятын һәм дәресләрдә даими файдалану өчен уку-укыту материалын тапшырды.

Укытучы Алинә Хәйруллина “Ак калфак-Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы советында актив катнаша. Ул үзенең дәресен профессиональ рәвештә үткәрде. Укучылар материалны чын күңелдән кабул итү белән кызыксындылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*