tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда тукучылык сәнгатенә багышланган халыкара симпозиум була
Казанда тукучылык сәнгатенә багышланган халыкара симпозиум була

Казанда тукучылык сәнгатенә багышланган халыкара симпозиум була

Республиканың сәнгать белгечләре «Күпмилләтле тукучылык сәнгате» дип аталган халыкара симпозиумга әзерләнә. Фәнни чара татар сәнгать белеменә нигез салучы Ф.Х.Вәлиевнең (1921–1984) 100 еллык юбилеена багышлана.

«Симпозиумда Россия халыклары һәм төрки дөньяның тукучылык сәнгатенең техникасы һәм технологиясе, аның тарихы һәм бүгенге халәтенә бәйле теоретик һәм гамәли мәсьәләләр каралачак», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Симпозиумга Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән сәнгать белгечләре, культурологлар, тарихчылар, этнографлар, рәссамнар чакырулы. Алар үз докладларында славян, төрки һәм фин-угор халыкларының тукучылык традицияләре үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Россиянең танылган туку осталары — Удмуртиядән А.Вахрушева, Н.Измайлова, Е.Сунцова, Башкортстаннан Г.Мостафина, Коми Республикасыннан Э.Дмитрошина, Чувашиядән С. Гайнетдинова һәм Казаннан Е.Смирнова катнашучылар өчен осталык дәресләре үткәрәчәк.

Симпозиумны оештыручылар — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТРның мәдәни ресурслар үзәге. Кураторы — сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.

Симпозиум 16 – 17 декабрь көннәрендә үтә. Үткәрелү урыны – Пушкин исемендәге мәдәният үзәге.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*