tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Сарай шәһәрендә Гази Хөсрев мәчетендә булды
Рөстәм Миңнеханов Сарай шәһәрендә Гази Хөсрев мәчетендә булды

Рөстәм Миңнеханов Сарай шәһәрендә Гази Хөсрев мәчетендә булды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Гази Хөсрев мәчетендә булды һәм Сарай шәһәре имамы һәм мәчетнең баш имамы Менсур Малкич белән очрашты. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озатып йөрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов кабул иткән өчен рәхмәт белдерде һәм изге Рамазан ае башлану белән котлады», – дип сөйләде Галимова.

Шулай ук Татарстан Президенты әңгәмәдәшләрне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә чакырды. Бәйрәм республикада киләсе елда билгеләп үтеләчәк.

Гази Хөсрев мәчете – Босния һәм Герцеговинада госманлы чорындагы иң әһәмиятле архитектура һәйкәле һәм дөньяда беренче булып электр уты үткәрелгән мәчет.

2013 елның октябрендә узган халык санын алу мәгълүматларына караганда, илдә 3,83 млн кеше яши. Халыкның милли составы түбәндәгечә: Босния мөселманнары – 50,1 процент, серблар — 30,78 процент, хорватлар — 15,43 процент һәм 3,69 процент — милли азчылык вәкилләре һәм үзләрен теге яки бу этник төркемгә кертмәгән затлар. Диндәгеләрнең 45 проценты ислам динен тота.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*