tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дәүләт бүләкләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды әйдәүче референты Әлфия Зәйнетдинова, «Татарстанның атказанган артисты» исеме белән «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры» артисты Марсель Рәхмәтуллин, «Татарстанның атказанган артисты» исеме белән автор-башкаручы Ильяс Халиков, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме белән Башкортстанның Таулар авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Газизова,
«Татарстанның атказанган укытучысы» мактаулы исеме белән Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Сафаҗәй урта мәктәбе гомуми белем бирү учреждениесе директоры Рамил Мусин бүләкләнде.

Татарстан Рәисенең рәхмәте шәхси эшмәкәр Таһир Абдрәшитов, Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Курмакаев, Пенза өлкәсе Сосновоборск районы Индеркә авылы китапханә-ял итү үзәге директоры Гүзәлхан Шаһвәлиева, Чувашия Мөселманнары Диния идарәсе Үзәкләштерелгән дини оешма әгъзасы Җәмил Шәмсетдиновка тапшырылды.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә «Алимов йорты» җитәкчесе Владимир Алимов, «РесурсЭнергоЭффектив Проектлар» җәмгыятенең гомуми мәсьәләләр буенча директоры Әмир Дәүләтшин, Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев, «Юристъ» җәмгыяте директоры Илсур Ихсанов, Марий Эл Республикасының «Республика татар мәдәнияте үзәге» директоры урынбасары Равия Мусина лаек булды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*