tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда “Тамчы-шоу” уены узды
Ижауда “Тамчы-шоу” уены узды

Ижауда “Тамчы-шоу” уены узды

20 февральдә Ижау шәһә­ренең Г.Тукай исемендәге 6 нчы гимназиясендә шәһәр­күләм «Тамчы-шоу» уены узды. Әлеге чара Халыкара туган тел көненә һәм Риза Шәфинең 100 еллыгына багышланган иде. Биредә 3 команда – 97 нче «Гармония» мәктәбе каршындагы Хөсәен Фәизханов исемендәге лицей, 10 нчы мәктәп һәм 6 нчы гимназия укучылары катнашты. ­

Бәйрәмгә Воткинскида яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Гөлфия Исхакова да килгән иде. Ул балаларны Риза Шәфинең биографиясе, аның иҗаты, китаплары белән таныштырды. Риза Шәфинең иң элек караламага (черновик) язып, төзәтә-төзәтә язуын да күрсәтте. Караламаны балалар тагын да кызыксынып кабул иттеләр, чөнки анда шигырьләр белән янәшә, рәсемнәр дә сызгаланган. Шулай ук Риза абыйның шәхси фотоальбомында, архивындагы фоторәсемнәрне дә күрсәтеп китте Гөлфия апа. «Тамчы-шоу»ны оеш­тыручы 6 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсилә Искәндәр кызы Габдрахманова Риза Шәфи турында фотослайд­лар әзерләгән иде.

Быелгы «Тамчы-шоу» уенында 3 нче сыйныфтан алып 6 нчы сыйныфка кадәр укучылар көч сынашты. Уен кубик-рубик уены рәвешендә оештырылган, сораулар Риза Шәфинең табышмакларына, шигырьләренә нигезләнеп әзерләнгән иде. Шулай ук команда капитаннарының да белемнәре блиц-сораулар ярдәмендә сыналды. Укучылар алдан әзерләп килгән биремнәр буенча, Риза Шәфинең шигырьләрен сәнгатьле итеп, яттан сөйләделәр. Җитез, тапкыр һәм зирәк укучылар югалып калмадылар. Уен кызганнан-кыза барды. Балл югары булган саен, сораулар да катлаулырак иде. Башка командалар җавап бирә алмаса, көндәшләре ярдәмгә килде. Укучыларның үзләренә караганда да ныграк борчылучылар, әлбәттә, аларның җан атучылары – укытучылары булды. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки алар биргән белемнең нәтиҗәсе нәкъ менә шушындый ярышларда күренә бит. Балаларга шактый көч куярга, баш ватарга туры килде, чөнки күп кенә татарча сүзләрнең мәгънәсен аңламыйлар. Әйтик, «Татарстанның башкаласы?» дигән сорау бирелгәч, уйга калдылар, чөнки «башкала» сүзенең тәрҗемәсен белеп бетермиләр, аның русча нәрсә икәнен аңлаткач, барысы бертавыштан «Казан» дип җавап кайтардылар.
Уенга нәтиҗә ясап, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Илдус кызы Габбасова: «Балалар, сез бүген Риза Шәфи турында тагын да күбрәк мәгълүмат белдегез. Бу хакта сезгә Гөлфия апагыз тәфсилләп сөйләде. Алга таба Гөлфия апаның үзе белән дә очрашу оештырырбыз. Язучы-шагыйрьләр белән күзгә-күз очрашулар тагын да ныграк канатландыра, китап укуга, иҗатка тарта. Уенда, укучылар, тырыштыгыз, булдырасыз! Милли ризыклар буенча тулы җаваплар алдык. Әниләрегез-әбиләрегез янында кайнашканыгыз сизелә. Милли киемнәрне дә таныйсыз. Мәкальләр темасы буенча эшлисе эшләрегез бар. Сүзләрне теләсә ничек түгел, ә мәгънә­сенә карап, аңлап куярга кирәк», – диде. Ул истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.

6 нчы гимназия командасының исеме «Замана балалары» булса, калган ике команда «Дуслык» исемен үз иткәннәр. Уенда катнашучы өч команда арасында «Гармония» мәктәбенең «Дуслык» командасы 978 балл җыеп, беренче урынны яулады. Икенче урынга 6 нчы гимназия – 742 балл, өченче урынга, 643 балл җыеп, 10 нчы мәктәп укучылары командасы лаек булды. Алар татар телен фән буларак өйрәнмәсәләр дә, 97 нче мәктәп, 6 нчы гимназия укучылары белән көч сынаштылар һәм сынатмадылар.
Бу хакта укытучылары Гүзәл Үлмәсова белән аралашып алдык: «Бездә татар теле фән буларак укытылмый, бары тик түгәрәктә генә татар телен өйрәтәм. Укучылар кызыксынып йөриләр. Балалар өйләрендә, әти-әниләре, әбиләре белән гел татарча сөйләшәләр. Балаларга Риза Шәфи шигырьләрен ятларга бер ай элек биргән идем, 3 укучы аның шигырен сөйләде. Алар көн дә яныма килеп: «Без кайчан «Тамчы-шоу»га барабыз? Кайчан чыгыш ясыйбыз?» – дип, бу көнне көттеләр. Юлда килгән чакта да Ри­за Шәфинең биографиясен искә төшердек: кайда туган, ничә яшь, кем булып эшләгән һ.б. Дөресен әйтергә кирәк, Риза Шәфи турында үзем дә белми идем, балалар белән бергә үзем дә таныштым. Үзем өчен дә файдалы булды бу уен. Балаларга шигырьләрне ятларга әти-әниләре дә ярдәм итәләр, алар да кызыксыналар. «Шигырь бирегез, өйрәтәбез», – дип торалар. Бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗә була. Уенга татар телен яхшы белгән 5 укучыны алып килдем. Башкалар янында бер дә югалып калмыйча, бар белгән белемнәрен күрсәтергә тырыштылар», – диде.
Балаларның Риза Шәфи ши­гырьләрен яттан сөйләүләре, биг­рәк тә «Гармония» мәктәбе уку­чыларының шигырьләрне сәнгатьле итеп, бер хатасыз сөйләүләре кү­ңелләрне эретте. Шулай ук әлеге укучыларның тыйнаклыгына, сорау­ларга җавап биргәндә, кычкырмый, сабыр гына кул күтәреп, җавап бирүләренә, үзләрен итагатьле тотуларына игътибар иттем.
Минемчә, бу очрашу миз-гелләре укучылар күңелендә озак сакланыр. Тик әле укучыларга «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында үткәрелә торган «Тамчы – шоу» интеллектуаль уенында катнашу өчен шактый тырышасы бар…
Чарадан соң, нәтиҗә ясап, уйланып кайттым. Татар мәк­тәпләрендә укуның өстен­лекләре дә бар. Тик моннан тулысынча файдаланалармы соң? Әйтик, Чыршы бәйрәмнәрендә, Татарстанда оештырылучы татар лагерьларында бушлай ял итү, Казанда узучы регионара, халыкара олимпиадаларда, конкурс-фестивальләрдә катнашу, күренекле шәхесләр, язу­чылар белән очрашулар… Бары тик иренмичә, өйдә дә татарча аралашып, татарчаны яхшылап өйрәнергә генә кирәк. «Балачакта өйрәнгән, ул олыгайгач та онытылмый. Ул вакытта хәтер дә яхшы була икән шул», – дигән сүзләрне өлкәннәрдән еш ишетәбез. Шуңа күрә балалар татар сыйныфларында укуның кадерен белсеннәр, ә ата-аналар балаларын татар сыйныфына яздырырга курыкмасыннар иде.
Ә Туган тел көне – безнең өчен икеләтә бәйрәм. Туган телебезне сак­лау – бүген һәммәбез алдында торган иң зур бурычларның берсе. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Без шул телдә уйларга, аңларга, сөйләшергә тиешбез. Татар теле ул – безнең киләчәгебез.

Гөлнара Вәлиева

Чыганак: yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*