tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Татарстан милли сәясәтендә Татар конгрессының ролен билгеләп үтте
Рөстәм Миңнеханов Татарстан милли сәясәтендә Татар конгрессының ролен билгеләп үтте

Рөстәм Миңнеханов Татарстан милли сәясәтендә Татар конгрессының ролен билгеләп үтте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Депутатлардан тыш, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе вәкилләре катнашындагы утырыш С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узды.

ТР Президенты үз мөрәҗәгатендә күпмилләтле Татарстанда милләтара татулыкны тәэмин итүдә милли-мәдәни оешмаларның мөһимлеген ассызыклады.

“Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында республикада яшәүче барлык халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Һәркемнең уникальлеген тану һәм бер-береңне хөрмәт итү гражданлык бердәмлегенең нигезе булып тора. Безнең ил халыкларының гореф-гадәтләре нигезендә кешелек кыйммәтләре ята. Аларны саклауга дини берләшмәләр, милли-мәдәни оешмалар, Татарстан Халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы зур өлеш кертә”, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*