tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов “Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре” өч томлыгын тәкъдим итүдә катнашты
Рөстәм Миңнеханов “Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре” өч томлыгын тәкъдим итүдә катнашты

Рөстәм Миңнеханов “Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре” өч томлыгын тәкъдим итүдә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре” өч томлыгын тәкъдим итүдә катнашты.

Чара “Корстон” комплексында узды.

Өч томлы басма ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә нәшер ителде.

Басманың уникальлеге шунда ки, кешеләр язмышы аша республика тарихы ачыла.

Китапка 1920-30 еллардан башлап республиканың барлык шәһәр һәм районнары җитәкчеләре турында мәгълүматлар тупланды. Җитәкчеләрнең гомуми саны 1124 кеше тәшкил итте.

Мәсәлән, төрле елларда республика территориясендә 119 район бар иде, шуларның 66сы бетерелде яки үзгәртеп корылды.

Басма бик күп архив фотосурәтләр белән бизәлгән.

Презентация барышында билгеләп үтелгәнчә, кайбер җитәкчеләр сәяси репрессияләнгән булган, алар барысы да соңрак реабилитацияләнгән.

1945 елда Мәскәүдә узган Җиңү Парадында ТАССРдан дүрт беренче секретаре катнаша.

ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров проектның ике ел дәвамында әзерләнүе, ил төбәкләре, шулай ук Беларусь, Украина һәм башка илләргә йөзләгән мөрәҗәгать җибәрелүен искәртте.

Басма китапханәләргә, музейларга – төбәк тарихын, шәһәр һәм район җитәкчеләре турында хәтерне саклау өчен җибәреләчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, проект коллективына башкарылган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу китапка ихтыяҗ хур булачак. Рөстәм Миңнеханов шулай ук басманы электрон рәвешкә дә күчерергә тәкъдим итте.

Бу бик сыйфатлы басма, диде Рөстәм Миңнеханов.

Презентация барышында Рөстәм Миңнеханов әлеге тарихи басманың фәнни редакторы Индус Таһировка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*