tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика байрагы көне белән котлады
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика байрагы көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика байрагы көне белән котлады

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Татарстан байрагы көне белән котлады. Ул Инстаграмдагы сәхифәсендә республика символикасына багышланган видео куйган.

Видеода байрак тарихы — аны кабул итү көне (1991 елның 29 ноябре), авторы Тавил Хаҗиәхмәтов, триколор символикасы һәм башка кызыклы фактлар турында турында сөйлиләр.

Искәртеп үтик, бәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы Татарстан байрагы төсенә керәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*