tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Төрле телләрдә сөйләшүебезгә карамастан, безгә һәр халык кадерле
Рөстәм Миңнеханов: Төрле телләрдә сөйләшүебезгә карамастан, безгә һәр халык кадерле

Рөстәм Миңнеханов: Төрле телләрдә сөйләшүебезгә карамастан, безгә һәр халык кадерле

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада төрле этнос, төрле дин һәм төрле телләрдә сөйләшүче халыклар булуына карамастан, һәр халыкның кадерле булуын әйтте. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган «Безнең йорт — Татарстан» дип исемләнгән фестивалендә сөйләде.

«Безнең ил өчен бердәмлек — уртак кыйммәтләр нигезендә бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу. Бик күп вакыйгаларны бергә кичердек, шуңа күрә бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәклеген беләбез. Һәр халык — үзе бер дөнья. Төрле этнослардан булуыбызга, төрле диннәрне тотуыбызга һәм төрле телләрдә сөйләшүебезгә карамастан, һәр халык безгә кадерле», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче халыкларның дус-тату һәм бердәм булуын билгеләп үтте. «Иң мөһиме — безне ватаныбыз өчен мәхәббәт берләштерә. Республикабызның милли-мәдәни төрлелеген берләштергән „Безнең йорт — Татарстан“ фестивале безнең өчен уникаль проект булып тора. Һәр лауреатның йөрәгендә халык иҗатына карата җылы мөнәсәбәт бар» — дип әйтте ул.

Татарстан Президенты мәдәният учреждениеләре яңартылуын, халык коллективлары үсеше өчен шартлар тудырылуын, рухиятне торгызу буенча Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте, Рус православие чиркәве һәм башка конфессияләр белән хезмәттәшлектә зур эш алып барылуын әйтте. «Болар барысы да милләтара һәм халыкара мөнәсәбәтләр торышында уңай чагылыш таба», — диде ул.

Үзенең чыгышын йомгаклап, ТР Президенты фестивальдә катнашучыларга яңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм имин тормыш теләде. Рәсми өлеш тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов сәхнәдә мәдәният, матбугат һәм җәмәгать эшлеклеләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.

IX «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету өчен уздырыла. Быел ул беренче тапкыр онлайн режимда үтте. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәмдә Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашкан.

Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*