tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Чын йөрәктән сезне изге Корбан гаете – Гайд әл-Әдъхә белән тәбрик итәм!

Бу көнне һәрбер мөселман иманлы күңелен һәм уйларын изге Мәккәгә юнәлтеп, пәйгамбәребез Ибраһимга һәм барлык мөэминнәргә хак юлны күрсәткәне өчен Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә ихластан догалар кыла. Корбан бәйрәме – рухи һәм әхлакый пакьләнү һәм хәерле эш-гамәлләр вакыты.

Раббыбыз рәхмәте белән мөселманнар тарафыннан башкарыла торган бәйрәм йолаларына тирән мәгънә салынган. Коръән Кәримдә әйтелгәнчә,   корбанга чалынган терлекнең «Аллаһ Тәгаләгә итләре дә, каннары да ирешмәс, ләкин сезнең тәкъвалыгыгыз ирешер»: «Аллаһ Тәгалә аларны сезгә буйсындырды. Сезне һидаятькә күндергәнгә күрә, Аллаһы Тәгаләне сез олугъласын өчен. Шулай итеп, яхшылык кылучыларны шатлык белән куандыр!» Әлеге бөек хакыйкатькә таянып, дөньядагы миллионлаган мөселман бу мөкатдәс көннәрдә якты хисләрен, сөенечләрен әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклаша, мохтаҗларга юмартларча ярдәм күрсәтә.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре тыныч һәм тату яшәгән, нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән хәзерге Татарстанда мөселманнарның, христианнарның һәм яһүдиләрнең дини тормышында күренекле вакыйгалар үзара үрелеп бара. Республикабызда һәрчак рухи берләшү, аңлашу, дустанә аралашу шартларында уза торган Корбан бәйрәменнән соң күп тә үтмәстән, без Богородица монастыренда яңадан торгызылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборының изгеләндерелүе шаһиты булачакбыз.

Зур тарихи дата – Идел Болгарстанының ислам динен кабул итүенә    1100 ел тулуны зурлап билгеләп үтү уңаеннан 2022 ел Татарстан һәм бөтен Россия мөселманнары өчен аеруча истәлекле булачак. Республиканың мөселман өммәте һәм мөхтәрәм ватандашларыбыз бу тантананы әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырлар дип ышанам.

Корбан гаете һәммәбезне тагын да игелеклерәк эшләргә җилкендерсен, матур өметләр һәм күңел күтәренкелеге бирсен! Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Аллаһ безне рәхмәтеннән ташламасын! Бәйрәм мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*