tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Ямалиев: “Безнең бурыч – бер татарны да югалтмау”
Рөстәм Ямалиев: “Безнең бурыч – бер татарны да югалтмау”

Рөстәм Ямалиев: “Безнең бурыч – бер татарны да югалтмау”

«Мәскәү Татар Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалиев халык санын алу алдыннан татар җәмәгатьчелеге белән актив эш алып баруы турында сөйләде. «Безнең бурыч – бер татарны да югалтмау», – диде ул.

«Халык санын алу буенча Башкортстан белән зур эш алып барабыз. Тулаем алганда, башкортлар белән мөнәсәбәтләр бик яхшы. Бездә татар-башкорт ифтары үткәрелә», – ди Рөстәм Ямалиев.

Ул Башкорстанда яңа ел алдыннан барлык 43 районның татар җәмәгатьчелеген бер урында җыйганнарын сөйләде. «Сөйләшүләр үтте. Без чакырган яшьләр сайт оештырды. Мәгълүмат алмашу бара. Без күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә телибез», – дип белдерде.

Ул Удмуртия, Түбән Новгород җәмәгатьчелеге белән очрашулар үткәргәннәрен, шулай ук, Оренбург, Екатеринбург, Новосибирск, Чиләбе шәһәрләрендә халык санын алу буенча эш алып барачакларын әйтте.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*