Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев киләчәктә Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне тагын да ныгытырга тели. Бу хакта ул кичә “Ярдәм” мәчетендә “Татарлар штабы” тарафыннан уздырылган ифтар мәҗлесе вакытында әйтте.

“Монда булуыбызга бик шатбыз. Бу мәчет – Россиядә иң танылган мәчетләрнең берсе. Без монда дуслар белән беренче тапкыр җыелыштык. Шушы очрашуларыбыз гадәткә керсен иде”, – дип искәртте ул.
Ифтар мәҗлесендә йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында татар зыялылары, театр артистлары, татар яшьләре активистлары, яшь бизнесменнар, журналистлар, “Ярдәм” фонды карамагында булган мохтаҗлар һәм башкалар булды.
Айдар Әхмәдиев
tatar-inform