tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов-на-Дону шәһәрендә Көньяк Сабан туена татар-мәдәни үзәге бинасын ачарга әзерләнәләр
Ростов-на-Дону шәһәрендә Көньяк Сабан туена татар-мәдәни үзәге бинасын ачарга әзерләнәләр

Ростов-на-Дону шәһәрендә Көньяк Сабан туена татар-мәдәни үзәге бинасын ачарга әзерләнәләр

Ростов өлкәсе Ростов-Дон шәһәрендә 16 июльдә Көньяк Сабан туена татар-мәдәни үзәге ачарга җыеналар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ростов өлкәсенең «Якташлар» төбәк татар-башкорт оешмасы рәисе Надия Кормакаева әйтте.

 

Фото: © ремонттан соң, үзәкнең эче шундый булачак

«2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә килгәч, губернатор һәм татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашуда без татар мәдәни үзәге кирәк дигән мәсьәләне күтәрдек. Оешма 20 елга якын яши, ә үзенең урыны юк. Без аренда өчен түләдек, шактый кыйммәт, катлаулы иде, ләкин барыбер милли чаралар үткәрелде», – диде Надия ханым.

Ростов өлкәсендә 14 меңләп татар яши дип исәпләнә.

2020 елның августында Ростов-Дон шәһәре 108 квадрат метрлы бинаны бушлай кулланышка биргән.

«Ул инде ташландык, начар хәлдәге бина иде, Татарстан Республикасы ремонт белән булышты. Җирле иганәчеләр, битараф булмаган кешеләр белән өмәләр үткәрдек, чүптән чистарттык. Башта үзәкне иртәрәк ачарга планлаштырган идек. Хәзер Көньяк сабан туена туры китереп ачмакчы булабыз», – дип әйтте Надия Кормакаева.

 

Фото: © ремонтка кадәр күренеш

Бүген бинада соңгы әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Надия ханым бу үзәк Ростов өлкәсе татарларын гына түгел, бөтен Россия көньягы татарларын тартып тора торган үзәк булыр дип ышана. «Ростов – Көньяк федераль округы башкаласы, барлык күршеләр белән дус яшәргә тырышабыз. Алар безгә килә, без аларга барабыз», – диде.

Обский тыкырыгы, 122/1 адресы буенча урнашкан бинада ремонт эшләренә 4 млн сумга якын акча тотылган. Бер өлешен Татарстан бүлеп биргән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*