tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов өлкәсендә Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара узды
Ростов өлкәсендә Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара узды

Ростов өлкәсендә Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара узды

3нче декабрь көнне, бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевның туган көне.

Ростов өлкәсенең татар мәдәни үзәгендә якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләреннән соң балаларга Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара уздырдырылды. “Кызыл Армия маршы”, “Вальс” кебек әсәрләрен тыңлап, презентация карап, укучылар фикер алыштылар.

С. Сәйдәшев үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган, халык күңелендә тирән урын алган мәшһүр шәхесләребезнең берсе. Ул татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр – музыкаль драма жанрын башлап җибәрә.

Атаклы татар драматурглары К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт, Г. Кутуй, Һ. Такташ белән дуслыкта 60 тан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә. К. Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, Т. Гыйззәтнең “Наемщик” драмаларына язган көйләр С. Сәйдәшевнең композиторлык талантының иң югары ноктасы булып торалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*