tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Рухи моң” бәйгесенә гаризалар кабул ителә
“Рухи моң” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

“Рухи моң” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, республикада “Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесе башланды. Быел дүртенче тапкыр уздырылучы бәйге Бәйге татар мәкаме һәм традицион мелодика калыпларын кайтаруны, татар халкының нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баетуны, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны максат итеп куя. Бәйгене “Рухи моң” иҗат берләшмәсе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе, Татарстан мөфтияте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе оештыра. Мәгълүмати партнер – “Тәртип” радиосы.

Конкурс 4 номинациядә үткәрелә.

1. Дини җыр. Конкурсның төп юнәлеше – дини эчтәлекле шигырь тексты булдырып, эчтәлеккә ярашлы көй һәм аранжировка иҗат итеп, аны җыр итеп башкару.

2. Мөнәҗәт. Бүгенге көн тамашачысы күңеленә ятарлык оригиналь мөнәҗәтләрне торгызу. Аларны музыкаль аккомпанемент белән яисә аккомпанементсыз башкару.

3. Милли мәкам белән азан әйтү. Милли көй калыпларына нигезләнгән мәкам белән азан әйтү. Төп шарт – тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгы кагыйдәләрен бозмау, гарәп теле авазларын дөрес әйтү.

4. Вәгазь cөйләү. Эчтәлекле текстны риторика калыпларына салып сәнгатьле, халыкчан, күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләү. Чыгыш дәвамлылыгы – 5 минут. Тема – ирекле.

Конкурсның сайлап алу этабы читтән торып үткәрелә, ягъни катнашучы үзен видеога төшереп, аны [email protected] электрон адресына югарыдагы жанрларда үзенең чыгышын юлларга тиеш.

Язмалар 2023 нче елның 21 мартына кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 2023нче елның 21нче апрелендә чыгарылачак. Эшләргә дин һәм сәнгать өлкәсе белгечләреннән торган жюри бәя бирәчәк. Конкурсның финалы 21 апрельдә – Ураза гаете көнне – Казанда “Чулпан” мәдәният үзәгендә гала-концерт рәвешендә сәхнәдә фестиваль итеп уздырылачак.

Бәйге турында тулы мәгълүмат белән azan.tatar cайтында танышырга мөмкин. Барлык сораулар өчен телефон: 89274132038; 89274433404.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*