tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рухият» бастырган китаплар видеопрезентация форматында тәкъдим ителде
«Рухият» бастырган китаплар видеопрезентация форматында тәкъдим ителде

«Рухият» бастырган китаплар видеопрезентация форматында тәкъдим ителде

2020 елда «Рухият» программасы буенча басылган китаплар видеопрезентация форматында тәкъдим ителде. Бу хакта «Девон» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

1998 елдан бирле «Татнефть»нең хәйрия фонды үз китапларын авторларны, редакторларны һәм китапларга катнашы булган һәркемне чакырып бәйрәм кичәсе ясый иде. Кичә программасына автограф-сессия һәм әдәби-музыкаль композиция керә.

Быел үзенчәлекле шартлар форматны үзгәртүгә этәргән — китаплар дистанцион тәкъдим ителергә булган. Нәтиҗәдә 1,5 сәгатьлек отчет фильмы әзерләнеп интернетка урнаштырылган.

Видеопрезентациягә 8 басма һәм 3 аудиокитап кергән. Видеофильм Әлмәт театры артистлары белән бергәләп эшләнгән. Алып баручылар буларак театрның яшь артистлары Рамазан Йосыпов һәм Илүзә Нәбиуллина чыгыш ясаган. Режиссер — Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев.

«Рухият» программасы кысаларында чыгарылган китаплар арасында Рәфыйк Әмирханов һәм Илдус Габдуллинның «Нефтепромышленник Надыр Уразметов и нефть Татарстана» фәнни-популяр китабы, Рәшит Әхмәтҗанов, Лена Шагыйрьҗанның шигырьләр җыентыгы бар.

Сарманнан Әзһәр Габиди, Әлмәттән Нур Сибгатуллин, Чаллыдан Вера Хәмидуллина һәм Сирень Якупова, Түбән Камадан Фәтхулла Абдуллин, Мөслимнән Роза Хәбибуллина, Нурлаттан Илдус Диндаров китаплары да «Рухият» программасы буенча чыккан.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*