tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба эшмәкәре татар җырчыларына спорт киемнәре теккән
Саба эшмәкәре татар җырчыларына спорт киемнәре теккән

Саба эшмәкәре татар җырчыларына спорт киемнәре теккән

Сабада яшәүче эшмәкәр Гүзәл Һилалетдинова спорт стилендәге киемнәр тегә. Аның тәнгә ятышлы киемнәре стиленә артистлар да игътибар итәргә өлгергән. Мөнир Рахмаев, Дилә Нигъмәтуллина, Марат Яруллин, тамада Рәдиф Әхмәдиев аның интернет челтәрләренә куйган киемнәрен ошатып үзләре элемтәгә чыккан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гүзәл — Килдебәк авылы кызы. Курчаклар белән мәш килгән бала вакытыннан ук аларга киемнәр киертеп уйнарга яраткан. Мәктәптә укыганда күңелендә дизайнер булу хыялы бөреләнгән. Теләген чынга ашыру максатында Казан технология һәм дизайн көллиятенә укырга кергән. Гүзәлгә дә шактый кыенга килә, укырга кергәндә курсташлары арасында тегә белмәгән бердәнбер кыз була ул. Аннан көлеп карыйлар. Шул вакытта рухын әнисе күтәрә, үзе дә бик үҗәтлек күрсәтә. Барлык сынауларны җиңеп, көллиятне бик яхшы билгеләренә тәмамлый.

«Имтихан өч көн барды, камера аша Мәскәүдән күзәтеп тордылар. Укытучыларның ярдәм иткәнен күрсәләр, аларны да эштән куачаклар иде», — ди Гүзәл.

Гүзәлгә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмгә килә, махсус программа аша бирелгән акчага тегү машинасы, оверлок сатып ала. Башта клиентларны балалар мендәрләре белән үзенә җәлеп итә. Аларны сатып бераз акча туплагач, Төркиядән сыйфатлы тукымалар кайтарта да, һәркемнең диярлек гардеробында булырга тиешле спорт киемнәре тегүгә күчә.

Аның үз бизнесын булдырганын белгәннән соң, авылдашы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев та киңәшләрен биргән. Ярдәм кирәк булса, булышырга әзер икәнлеген белдергән. Гүзәлнең планнары зурдан, димәк, депутат булышлыгы бик вакытлы булачак. Хәзерге вакытта өенең бер бүлмәсен остаханәгә әверелдергән. Шәхси эшмәкәр алга таба Килдебәктә бушап калган кибетне ремонтлап, тегү цехы итеп үзгәртергә, рәсми эш стилендәге киемнәр дә тегәргә хыяллана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*