tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы Көек авылында яшәүче 90 яшьлек Равил Әхмәтовның гомер юлы сокланырлык

Саба районы Көек авылында яшәүче 90 яшьлек Равил Әхмәтовның гомер юлы сокланырлык

Саба районының Көек авылында  яшәүче 90 яшьлек  Равил  Әхмәтов күпләр сокланырлык матур гомер юлы узган.  Кулыннан килмәгән эш юк. Бар гомере фидакәр хезмәттә   узган юбиляр бүгенге көндә дә тик тормый.  Равил абый Әхмәтсафа улы 1930 елның 28 нче декабрендә районыбызның Көек авылында туа. Гаиләдә көтеп алынган беренче бала була ул.  1938 нче елда Көек мәктәбенә укырга керә, ә 4 нче сыйныфка  күрше Кызыл Мишә мәктәбенә йөри. Мәктәпне тәмамлагач, Сабада оешкан тракторчылар хәзерләү курсында укып, тракторчы була. 1950 нче елларда Сабадагы 4 колхозның берсе –Каганович исемендәге колхозда  эшли, шуннан Армиягә китә.  Гомер юлында Рәйсә апа белән бик матур гомер итәләр алар. Илгә-көнгә 2 ул, чибәр 1 кыз үстерәләр.

Чистай совхоз-техникумын тәмамлагач, ХХ11 партсъезд колхозына баш механик итеп куялар, ул шушы хезмәттә 25 ел эшли. . Техниканы яратуы, тимер-томыр белән аеруча дус булуы аны 90 яшендә дә трактордан аермый.  Равил абый 10 елдан артык Көек авылы мәчетендә имам булып торды, Бүгенге көндә намазларын калдырмаска тырыша, җомга намазларына йөри. Гомере буе кешеләргә игелекле, ярдәмчел булып яши. Улы Идрис күптән намазда. Әтисе белән очрашкач кулларына корән кәриме алалар. Сүрәләр укыйлар. Равил абый Көек авылында яшәсә дә, улы Идрис, килене Рәсимә йортында зур, кадерле кунак. Равил абыйны юбилее белән тәбрикләп Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, хуҗалыкның баш агрономы Дамир Мөхәммәтҗанов  килделәр. Җирлек башлыгы юбилярга Россия президенты Владимир Путин, район башлыгы Рәис Миннехановтан котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*