Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сабакташлар очрашуы
Сабакташлар очрашуы

Сабакташлар очрашуы

Лаеш районы Кече-Елга авылында Ак калфак оешмасы “Үткән хатирәләр” дип аталган дәрес, сыйныфташлар очрашуы оештырды.

Моннан 35 ел элек мәктәпне тәмамлаган сыйныфташлар, укыткан укытучылары белән таңга кадәр хатирәләр яңартып сөйләшеп, серләшеп туя алмады.

Олыгая барган саен гомер,
Киләчәктә түгел өметләр.
Үткәннәрне ешрак уйлый күңел,
Балачакка илтә хыяллар.
Ә хыяллар искән җилләр кебек,
Күңел киртәләрен ачып керәләр,
Давыл кубып, җил уйнаткан кебек,
Сабый чакка алып кайталар.
Олыгая барган саен вакыт,
Бик тиз үтә икән сизелми.
Үткәннәрне уйлап, ямансулап,
йөрәк кенә нидер сиземли.

Гәүһәрия Вәлиуллина, Лаеш районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*