tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сабантуй» тәрбиячеләргә, укытучыларга кулланма булырлык яңа китабын тәкъдим итте
«Сабантуй» тәрбиячеләргә, укытучыларга кулланма булырлык яңа китабын тәкъдим итте

«Сабантуй» тәрбиячеләргә, укытучыларга кулланма булырлык яңа китабын тәкъдим итте

Бүген «Сабантуй» журналының «Россия буенча милли сәяхәт» китабы тәкъдим ителде. Чара Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында концерт рәвешендә узды.

«Россия буенча милли сәяхәт» китабында ун милләт турында язылган. Рус, татар, украин, башкорт, чуваш, әрмән, мордва, казах, әзербайҗан һәм удмуртларның телләре, ризыклары, киемнәре, бәйрәмнәре, мәкальләре һәм яшәгән урыннары турында мәгълүмат бирелгән. «Алар – милләт горурлыгы» дип, һәр милләтнең танылган вәкилләре саналган. Китапның авторы – «Сабантуй» журналының әдәби мөхәррире Рамилә Уваева.

«Узган ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы иде. «Сабантуй» журналында ел буе ай саен бер милләт вәкиле белән таныштык һәм журнал битләрендә аны биреп бардык. Шулай итеп, үзебез дә сизмәстән, никадәр этнографик материал туплаганыбызны аңладык. Ел тәмамлангач, сәхифәне тәмамлыйсы килмәде, шуңа без аның дәвамын китапта күрдек. Монда ел дәверендә «Сабантуй» журналында басылып чыккан мәгълүмат тупланды», – диде «Сабантуй» балалар журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен махсус катыргыда бу халыкларның рәсемен дә аерым бирдек. Шулай итеп, бу китап тәрбиячеләргә, укытучыларга менә дигән кулланма булып чыкты, чөнки милләтләрне өйрәнү ул – халыклар арасындагы дуслыкның нигезе», – дип, өстәде ул.

Китапта бирелгән милләтләр Россиядәге халыклар саны күплеге буенча бирелгән. Шулай ук, Зилә Фәйзуллина әйтүенчә, сораулар буенча, хәзер Татарстанда яшәүче халыклар турында да китап әзерләнә башлаган.

«Татарстан халыклары ассамблеясы, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты республикабызда яшәүче халыкларга телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калырга шартлар тудыруны максат итеп куя. Бу максатка ирешү өчен төрле алымнар, көчле партнерлар кирәк. «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары редакцияләре йөзендә безне шушы максатка якынайта торган  дуслар, партнерлар күрдек», – диде хезмәттәшлекләре турында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Концертта лотерея да уйнатылды. Фойеда ике китап, я журнал сатып алучыга лотерея билеты бирелде. Өч җиңүче билгеләнде. Аларга «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларына ярты елга язылу, Г.Кариев театрында 1 июнь көнне узачак СалаваTikлар концертына ике билетка сертификат бирелде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*