tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сабантуй» журналы татар теле һәм математикадан катлаулы темаларны аңлатачак
«Сабантуй» журналы татар теле һәм математикадан катлаулы темаларны аңлатачак

«Сабантуй» журналы татар теле һәм математикадан катлаулы темаларны аңлатачак

«Сабантуй» журналы битләрендә Татарстанның иң яхшы укытучылары татар теле һәм математика дәресләрен аңлата башлый. Яңа проект балаларга мәктәп программасының иң катлаулы темаларын өйрәнергә ярдәм итәчәк. Бу турыда «Сабантуй» журналы хәбәр итте.

«Балалар өчен авыррак булган темаларны республиканың иң яхшы татар теле һәм математика укытучылары журнал битләре аша өйрәтәчәк. Дәресләр кызыклы һәм мавыктыргыч булачак», — дип ышандыра оештыручылар.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә журнал сәхифәләренең күбесен онлайн карарга була. Алар, QR-кодлар ярдәмендә, мастер-класслар һәм видеосюжетлар рәвешендә тәкъдим ителә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*