tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «САФ» татарча балалар интернетрадиосы» эшли
«САФ» татарча балалар интернетрадиосы» эшли

«САФ» татарча балалар интернетрадиосы» эшли

2022 елның 1 июненнән татар телендә «САФ» татарча балалар интернетрадиосы» эшли башлады. Интернет киңлекләрендә эшли торган әлеге радио әдәби-музыкаль, белем бирү һәм тәрбияви радиотапшыруларны әзерләп, ана телебезгә, мәдәниятебезгә, әдәбиятыбызга, республикабызга һәм илебезгә бишектән үк мәхәббәт, кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләүне, зәвыклы һәм гыйлемле татар баласын үстерүне максат итеп куйган беренче радио.

Радионың тыңлаучылары – туганнан алып 16 яшькә кадәр булган балалар һәм аларның әти-әниләре. Бүген радионың 15 000 артык уникаль тыңлаучысы бар. Радио тәүлек буе эшли. Тәүлек буе эшләгән радио бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татар балаларын һәм аларның әти-әниләрен берләштерә. «САФ» балалар радиосын белем бирү оешмаларында да кулланырга мөмкин. Татар телендә сөйләм мохите буларак ул укытучылар, тәрбиячеләр өчен ярдәмче булып тора. Көн дәвамында радио фон буларак үз эшен эшли: җырлата, биетә, мәгълүмат һәм белем бирә, тәрбияли. Татар баласын республикабызның гимны, халкыбызның «Туган тел» җыры белән уяткан һәм бишек җырлары көйләренә йокыга озаткан радио әти-әниләр өчен дә яраткан булышчы ролен үти.

Радионы Интернет киңлекләрендә https://saf-radio.ru сайтында һәм мобиль телефон (android) өчен махсус кушымта аша тыңларга мөмкин. Кушымта рус һәм татар телләрендә эшләнгән. Татар телендәге мәгълүматны кирилл һәм латин графикасында укырга була.

САФ радио телеграмда: https://t.me/safradio
САФ радио Вконтактеда: https://vk.com/public218172683

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*