tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Казанга килә башлады
XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Казанга килә башлады

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Казанга килә башлады

Бүген Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башлана. Җыенда катнашучылар инде җыела башлады.

Җыенның ачылу тантанасы бүген Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак. Шулай ук катнашучылар биредә Мәхмүт Галәү роман-дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен караячак.

Быел җыенга Россия Федерациясенең 40тан артык регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Өч көнлек программада күргәзмә-ярминкә, пленар утырыш, шулай ук Чувашия Республикасына сәфәр каралган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*