tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сагынып кайттык сезне, авылдашлар!”
“Сагынып кайттык сезне, авылдашлар!”

“Сагынып кайттык сезне, авылдашлар!”

Башкортстанның Миякә районының Үрнәк авылында узган бәйрәмгә яше-карты җыелды.

Республикабызда “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештыру матур гадәткә керде. Быелгы Гаилә елы кысаларында Миякә районының берничә авылында да мондый матур бәйрәм уздырыла. Узган шимбәдә кеч­кенә Үрнәк авылында да шундый бәйрәм гөрләп үтте. Чарага шушы татар авылында туып-үскән төрле һөнәр ияләре, төрле буын кешеләре җыелды. Әнәч авылы мәдәният йорты мөдире Гөлгенә Динмөхәммәтова алып барган чарага, ерак араларны якынайтып, кайлардан кемнәр генә кайтмаган?!

Әйтергә кирәк, Үрнәк авылы халкы бәйрәмгә җитди әзер­ләнгән: һәр йорт-ихата төзеклән­де­релгән, зират тәртипкә ките­релгән. Бер сүз белән әйткәндә, авыл күзгә күренеп матурланган.Бәйрәм әрвахлар рухына Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары җыр-моң, уен-көлке белән үрелеп барды. Айгөл Насыйрова, Җәмилә һәм Марс Садыйковлар, Наҗия Зиннурова, Фәридә Фәрра­хова, Илмир Миргалиев башкаруындагы җырлар беркемне дә битараф калдырмады, чарада катнашучылар аларның чыгышын көчле алкышларга күмде. Ә район Мәдәният сарае хезмәт­кәре Юнир Галимов чараны музыкаль яктан бизәде. Миякәбаш авыл Советы рәисе Руслан Әминев, үрнәклеләрне бәйрәм белән котлап, авыл халкына рәхмәтен җиткерде. Әнәч авылы китапханәсе мөдире Әминә Каюмова һәм авыл старос­тасы, мулласы Гәүһәр Мансуров авылның тарихы һәм данлыклы шәхесләре турында сөйләде.Берничә елдан 100 еллыгын билгеләячәк Үрнәккә күрше Әнәч авылы кешеләре нигез салган. Хозур табигать кочагына урнашкан авылның тирә-ягын Кушбүләк, Чишмәлебүләк урманнары, җәйрәп яткан басулар, болынлыклар уратып алган. Хәзерге вакытта биредә өч дистәдән артык йортта 80нән артык кеше гомер кичерә. Икътисади авырлыкларга карамастан, авылдашларым матур яшәргә омтыла. Узган гасырның сиксәненче еллары ахырында ук һәр йортка газ, су кертелде. Кызганычка каршы, соңгы елларда илдә барган сәяси үзгәрешләр Үрнәкне дә урап узмады: башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, кибет, медпункт ябылды. Халыкны борчыган мәсьәләләр җитәрлек авылда. Әмма үрнәклеләр, теге юк, бу җитми, дип зарлана торганнардан түгел. Урындагы проблемаларны үзләре хәл итәргә тырыша алар.

100 елга якын тарихлы авыл халкы шулай яшәргә күнеккән.Һәр авыл үзенең тырыш, уңган егет һәм кызлары белән дан тота. Үрнәк авылында да андыйлар байтак. Кем нинди тармакта гына хезмәт салмасын, һәркайсының тырыш хезмәте мактауга лаек….1941 елның 22 июнь таңында башланган Бөек Ватан сугышы Үрнәккә дә күп корбаннар алып килә. Илебезне фашист илбасарларыннан саклар өчен бу авылдан 81 ир-егет (ул вакытта авылда 35 йорт исәп­ләнгән) яу кырына китә. Үкенечкә каршы, шуларның күбесе туган авылыма әйләнеп кайта алмый, яу яланында мәңгелеккә ятып кала.Шунысы шатлыклы: моннан 16 ел элек Үрнәктә яуда ятып калган­нарның якты истәлегенә һәм сугышта катнашучылар хөрмәтенә обелиск ачылды. Авылдашларымның яугир­ләр күрсәткән батырлыкны шулай зурлауларына, исемнәрен тактаташка уеп язып, мәңгеләштерүенә чиксез рәхмәтлемен.Әйе, һәлак булганнарның истә­леген кадерләп саклау һәм фронттан исән кайтканнарга хөрмәт – безнең бәһаләп бетергесез байлыгыбыз ул.

Элекке фронтовикларга, сугыш инвалидларына яхшы мөнәсәбәт, яу яланыннан әйләнеп кайтмаган­нарның гаиләләре турында хәстәрлек күрү киләчәктә дә барлык дәүләт һәм урындагы хакимият органнарының мөһим бурычы булырга тиеш.Чарада чыгыш ясаучылар бил­геләп үтүенчә, Үрнәк авылы – ил язмышы хәл ителгәндә үзләрен чын патриотлар итеп күрсәткән, рай­оныбызның, рес­публикабызның мәга­рифен, әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән, фән һәм техника өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләрне тудырган төбәк. Бу авылдан аеруча мәгариф хезмәткәрләре күп чыккан.

“Сагынып кайттык сезне, авылдашлар!” – диделәр Уфа шәһәреннән кайткан Минзәвәр Сираева, Биш­бүләк районыннан Наилә Сираева, Әлшәй районыннан Гаширә һәм Диләрә Сираевалар. – Мәңге кабатланмас балачагыбыз шушы ямь­ле авылда үткәненә һәм бүген дә аның гөрләп торуына сөенечебез зур.Аларның сүзләрен башка төбәк­ләрдә яшәүче үрнәклеләр дә куәт­ләде.Кыскасы, бу көнне авылдашларым рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, бәйрәм узган акланда кичкә кадәр җыр-моң агылды.“Кызыл таң” гәзите аша шушы бәйрәмне оештыруга күп көч салган Фәридә Фәрраховага, матди ярдәм күрсәткән Гөлшат Булатовага, шулай ук шимбә өмәләрендә катнашкан бар­лык авылдашларыма чиксез рәхмәтләремне җиткерәсе килә. Кул-аякларыгыз сызлау белмәсен, башкарган һәр изге гамәлегез, ярдәмегез үзегезгә игелек булып кайтсын!Иман, тәрбия-тәртип булган җирдә кот сүнмәс, дигән борынгылар. Татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары сакланып килгән Үрнәкнең киләчәге дә нурлы, иманлы булсын, яшьләр күбрәк калып, авылым урамнары сабыйларның шат авазына күмелсен иде!

Әхнәф ӘМИНЕВ. Миякә районы.
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*