tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин беренчеләрдән булып татарча диктантны язды
Сахалин беренчеләрдән булып татарча диктантны язды

Сахалин беренчеләрдән булып татарча диктантны язды

Көньяк Сахалин җирле милли-мәдәни мохтарияте, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә, җирле вакыт белән сәгать 11 дә, бөтендөнья татарча диктанты язуда катнашты. Үзен сынап карарга биредә барлыгы 12 кеше килгән. Алар А.Алишнын “Нечкәбил” әкиятеннән өзек язды. Тексты Җамал хәзрәт укыды.

  • Күпләр татар телен әле 1 генә ел укуга карамастан (узган елда бездә ял көне татар мәктәбе ачылды), әлеге акциядә үзләрен сынап карарга катнаштылар. Кайберәүләрнең мәктәп тәмамлауларына 40-50 ел узган. Бик тырыштык. Бераз дулкынландык та, “Татарча диктант”та беренче катнашуыбыз бит. Ләкин күңелле булды. Диктант тәмамлангач, барыбыз бергэ чәй эчтек, -дип сөйләде  якшәмбе мәктәбе укытучысы, “Дуслык” ансамбле житәкчесе Вәсилә Хуҗина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*