tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда Ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгына багышланган чара узды
Сахалинда Ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгына багышланган чара узды

Сахалинда Ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгына багышланган чара узды

8 майда Южно-Сахалинск шәhәре татар мохтәрияте , Сахалин өлкәсе мохтәсибәте hәм “Ак калфак ” оешмасы белән берлектә, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгына багышланган чара уздырды.

Чарада татар “Дуслык” ансамбле башкаруында тарихи “Ак калфак” җыры, ансамбль солистлары Эмилия hәм Гөлшат исемле кызлар башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады. Шулай ук  сабыйлар динебезгә багышланган шигырьләр hәм коръән сүрәләре укыдылар.

Кичәдә борынгыдан килгән йола – “Балага исем кушу” йоласы башкарылды hәм “Гөлдар” бию ансамбле кызлары тарафыннан мөселман модасы тәкъдим ителде. Ә соңыннан инде, Ерак Көнчыгыш мөселман хатын-кызлары рәисе Маhина ханым Россиянең Ерак Көнчыгыш мөселманнарына багышланган китабы турында сөйләде. Кичә мөселман хатын – кызлары әзерләгән сый-нигмәткә бай өстәл артында тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*