tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең филармониясендә зур концерт программасы тәкъдим ителде
“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең филармониясендә зур концерт программасы тәкъдим ителде

“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең филармониясендә зур концерт программасы тәкъдим ителде

“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең  зур концерт программасы тәкъдим ителде. Аның барышында безнең иҗади төркем дә эшчәнлеген алып барды. Район башлыгы Энгель Фәттахов әйтүенчә, “Агыйдел” – Актанышыбызның йөзек кашы!. Хактан да шулай ул.

“Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән концерт буыннар чылбыры бәйләнешенең ачык дәлиле булды. Сәхнә ветераннары белән яшьләр – дан-шөһрәтле “Ак инеш”ләр дә үзләренең чыгышлары белән райондашлар һәм кунаклар күңелен яулады.

Мәркәзебез Казан шәһәреннән күренекле якташларыбыз, матур һәм үрнәкле гаилә Азат Нургалиев һәм җәмәгате Кәдрия Идрисова да кайткан иделәр. Азат Нургалиев – Актаныш җирлегенең мәдәният һәм әлбәттә, “Агыйдел” ветераны буларак үзенең җыр-моңнарын райондашларга бүләк итте.

Тамаша ахырында Сәрия ханым Фәттаховага һәм Кәдрия Рәес кызына күркәм гөлләмәләре тапшырылды, ансамбль, сәнгать өлкәсендәге гаиләләренең активлыгы, тырышлыклары билгеләнде. Хәзер инде, маяклар билгеләп “Агыйдел”нең “дәүләт” статусына ия булуына 10 һәм оешуына 55 еллык юбилейларны бәйрәм итү, халыкны яңа кызыклы программа белән сөендерүгә эшкә керешелде.

Юлай НИЗАЕВ, “Актаныш-инфо”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*