tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» журналы балалар китабы көне уңаеннан «Гаилә бәйрәме» уздырды
«Салават күпере» журналы балалар китабы көне уңаеннан «Гаилә бәйрәме» уздырды

«Салават күпере» журналы балалар китабы көне уңаеннан «Гаилә бәйрәме» уздырды

«Салават күпере» журналы редакциясе Татарстанның Милли китапханәсендә балалар өчен «Гаилә бәйрәме» дигән очрашу үткәрде. Очрашуда балаларга редакция әзерләгән яңа китаплардан әкиятләр укыдылар һәм бүләкләр тараттылар.

Кичәдә балаларга Арзу исемле камка кызы турында «Дус кирәк», тиен балаларының җиләк-җимеш җыярга барулары турында «Җиләкле әкият», «Тыңлаусыз Пин» һәм «Нәни болыт» әкиятләрен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илнур Закиров укыды. Әкият буенча бирелгән сорауларга җавап өчен бүләкләр тараттылар.

Әкиятләр «Салават күпере» журналында басылып чыккан булган. «Татарстанда татар телен белергә телүчеләр бик күп, белүчеләр күп түгел. Ярминкәдә рус телле татарлар яныбызга килеп, әкиятләрне рус теленә тәрҗемә итүне сорады. Русча мәгънәсен аңлап, татарча укырга өйрәнер идек, диләр. Әкиятләрне татар һәм рус телендә тәкъдим иттек, аерым китап булып чыгардык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә журналның әдәби мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.

«Балаларга ай саен нинди дә булса теманы әкиятләр аша ачып бирәбез. Әкиятләрдә ике төп максатка ирешәбез: аларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштырабыз һәм әдәп-әхлак нормаларын да сеңдереп калырга омтылабыз. Мәсәлән, мин күк җисеме, табигать күренешләрен „Нәни болыт“ әкияте аша аңлатам. Һәр күк җисеме үзе турында үзе сөйли, балаларга аннан да отышлырак алым юк, чөнки балаларның фантазиясе бай», — ди ул.

Гөлназ Бикбова улы Сәйдәш белән кичәгә Түбән Тәкәнеш авылыннан килгән. «Игъланны күрдем дә, ике дә уйламый барырга булдык. Милли китапханәне дә күрәсе килде. Улым китаплар укырга ярата, әдәби марафонда да катнашып, җиңүгә лаек булган иде. Китапханәдәге китаплар белән танышу өчен дә менә дигән форсат. Киләчәктә улымның шушы бинага китаплар укырга йөрүен телим», — диде ул.

Әкиятләрне укыган арада Муса Җәлил премиясе иясе, скрипкачы Динә Закирова балаларга остаханә уздырып алды. Ул скрипка уен коралы белән таныштырды, төрле татар көйләрен уйнады, балалар аңа кушылып җырлады. «Балалар белән эшләү тәҗрибәм бар. Балалар кызыксынып тыңлап утырды. Кичә бик ошады», — диде ул.

«Әкиятләрне үзебез укысак, ул балаларга бер төрле тәэсир итәр иде. Текстны балаларга мультфильмнар аша таныш тавыш укыса, күңелләре икенче төрле кабул итәр, дидек һәм әкиятләрне укырга Илнур Закировны чакырырга булдык. Скрипка тавышы әкиятләрнең яңгырашын тагын да үтемлерәк итәр дигән фикердә калдык», — ди Гөлнара Хәйдәрова.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина ун яңа китап чыгаруларын әйтте. «Китапларны чыгару, тәкъдим итү эше алга таба да дәвам итәчәк. Апрель — Тукай, туган тел ае. Без „Милли сәяхәт“ китабының тәкъдим итәчәкбез. Салаваtikлар дигән музыкаль төркемебез катнашында балалар чакырып, концерт оештырырга теләгебез бар», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*