tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салават янә онлайн-концерт куячак
Салават янә онлайн-концерт куячак

Салават янә онлайн-концерт куячак

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 25 мартта турыдан-туры эфирда концерт куйды. Аның чыгышын карарга ярты миллионнан артык кеше җыелган иде.

Танылган җырчы тамашачыларын сөендерергә булган. Ул янә онлайн – концерт куячак. Бу хакта ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Элекке концерт барышында, җырчыга барлыгы 3,5 мең комментарий килгән иде. Һәм әле дә аның чыгыш ясавын сорап язучылар байтак икән. Менә шуларны исәпкә алып, җанатарларының күңелен күтәрергә булган эстрада йолдызы.

Концертны Салаватның инстаграмдагы сәхифәсендә 23 апрель көнне, кичке сәгать җидедә тамаша кылып булачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*