tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салават Юзеев татарометражкаларын интернет аша карарга чакыра
Салават Юзеев татарометражкаларын интернет аша карарга чакыра

Салават Юзеев татарометражкаларын интернет аша карарга чакыра

Кинорежиссер Салават Юзеев һәм продюсер Марина Галицкая татарометражкалар карарга чакыра. 1нче һәм 2нче сезон фильмнары интернетка урнаштырылган — теләгән кеше түләүсез кереп карый ала.

Татарометражкалар — «Инновация» студиясе төшергән кыска метражлы фильмнар. Сценарийлар Ркаил Зәйдулла белән берлектә язылган.

Татарометражкаларның һәр сезоны кыска метражлы өчәр фильмнан тора. Аларда Камал театры артистлары Илдус Габдрахманов, Хәлим Җәләй, Мирвәли Габдуллин, Радик Бариев, драматург Илгиз Зәйниев, язучы Айрат Бикбулатов һәм башкалар катнаша.

Авторлар шулай ук «Кукмара егетләре» этнографик фильмны да карау мөмкинлеге тудырганнар.

Карау өчен сылтама: vimeo.com

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*