tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә хатын-кызлар өчен Корбан мәҗлесе үтте
Самара өлкәсендә хатын-кызлар өчен Корбан мәҗлесе үтте

Самара өлкәсендә хатын-кызлар өчен Корбан мәҗлесе үтте

6 августта Гали авылының Мәдәният йортында гүзәл затлар өчен Корбан мәҗлесе үтте. Аны җирле «Ак калфак» оешмасы уздырды.  Бирегә авыл хатын-кызларын һәм Самара шәһәреннән, Камышлы, Иске Ярмәк, Мәчәләй, Яңа Мансур авылларыннан гүзәл затлар чакырылган иде.

Аллаһы ризалыгы өчен Корбанны Самараның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчетенең имам-хатыйбы Рәсих хәзрәт Вакказов  кайтарган.

Бәйрәм белән котлап, чараны «Ак калфак» җитәкчесе Кәүсәр ханым Шәйхетдинова башлап җибәрде. Үз чыгышында ул «Ак калфакның» эшләнелгән эшләрен слайдлар формасында тәкъдим итте.

Гамбәр абыстай һәм Әлфия ханым Хәйруллина Корбан турында сөйләделәр. Соңыннан, тантаналы өлештә, «Мирас» төркеме чыгып, мөнәҗәтләр әйтте, мәктәп укучылары догалар укыдылар. Аннан бәйрәм кунаклары корбанлык итеннән әзерләнгән шулпа белән сыйландылар.

Бу мәҗлестә авыл хатын-кызларына һәм килгән кунакларга шатлык бүләк иткән спонсорларга зур рәхмәтләребезне әйтәсебез килә. Аллаһы Тәгалә аларны рәхмәтеннән ташламасын, изгелекләре, игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Дини мәҗлесләр үткәрәбез, дин сабаклары укытабыз. Иман йортларыбыз тагын да тулыланып, яктырып китсен. Туганнарыбызның, күршеләребезнең хәлләрен белеп, саваплы эшләр башкарып, бердәм булып яшик, авылдашларыбыз, милләттәшләребез.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*