tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа сезонда Камал театры дүрт премьера күрсәтәчәк
Яңа сезонда Камал театры дүрт премьера күрсәтәчәк

Яңа сезонда Камал театры дүрт премьера күрсәтәчәк

Камал театры яңа сезонда тамашачыларга дүрт яңа спектакль тәкъдим итәргә җыена. Режиссер Айдар Җәббаров берьюлы ике спектакль әзерли – Япон драматургы Коки Митаноның «Көлү академиясе» һәм Әмирхан Еникиның «Рәшә» повесте буенча. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Лиля Шәйхетдинова яза.

Кече сәхнәдә Булат Минкинның Tatar Trip пьесасы куелачак. Ул узган сезонда «Яңа татар пьесасы» конкурсы лауреаты булды. Драматургның пьесасы белән режиссер Рамил Гәрәев эшләячәк.

Моннан тыш, театрның баш режиссеры һәм рәссамы Фәрит Бикчәнтәев Бурятия режиссеры Сойжин Жамбаловага Камал театры диварларында үз көчен сынап карарга тәкъдим итте.

«Якутиядә мин аның эш эскизларын күрдем һәм аңа бездә берәр нәрсә куярга тәкъдим иттем. Без әлегә моның конкрет нәрсә булачагын билгеләмәдек, әмма ул яңа елдан соң эшкә керешәчәк», – дип сөйләде Бикчәнтәев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*