tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә Татар киносы көннәре була
Самара өлкәсендә Татар киносы көннәре була

Самара өлкәсендә Татар киносы көннәре була

23-26 сентябрендә Самара өлкәсенең Камышлы һәм Гали авылларында, Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә Татар киносы көннәре узачак.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, чараны Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм «Туган тел» татар җәмгыяте ярдәмендә «Татаркино» оештыра.

Тамашачыларга «Сөмбел» һәм «Әпипә» тулы метражлы яңа фильмнар тәкъдим ителәчәк. Аларны 23 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә һәм 18.30 сәгатьтә Камышлы авылында, 24 сентябрьдә 15.00 һәм 17.30 сәгатьтә Похвистнево районы Гали авылында, 25 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә һәм 19.00 сәгатьтә Тольятти шәһәрендә («Буревестник» кинотеатры), 26 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә һәм 18.30 сәгатьтә Самара шәһәрендә («Сәнгать» кинотеатры) карарга мөмкин.

Камышлы һәм Гали авылларында кинолар бушлай күрсәтеләчәк, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*