tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсенең Гали авылы балалары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта
Самара өлкәсенең Гали авылы балалары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Самара өлкәсенең Гали авылы балалары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Бүген, 8 июнь көнне, Самар өлкәсе Гали авылыннан Бөтендөнья конгрессына эксурсиягә 8нче сыйныф бетергән 15 бала килде. Җитәкчеләре Самара өлкәсе Гали авылының «Ак калфак» җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова һәм Гөлшат Хәйруллина.

“Без сезне чын күңелдән сәламлибез! Безнең бик матур традициябез бар. Мәсәлән, Калининградтан алып Сахалинга кадәр милләттәшләребез, Казан шәһәренә килгән вакытта, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында булып, кунак булып китәләр. Балаларны монда алып килгән өчен җитәкчеләргә бик зур рәхмәт! Әлеге бина дөньядагы барлык татар оешмалары белән эшли торган, барлык милләттәшләребезне  туплый торган оешма. Без сезне монда күрүебезгә бик шатбыз”,- дип сәламләде балаларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Балаларны Бөтендөнья конгрессы бинасын белән һәм анда эшләп килүче “Дөнья студиясе” белән таныштылар. Шулай ук аларга оешманың эшчәнлеге турында да сөйләделәр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров килгән кунакларга истәлекле бүләкләр: китаплар, “Татарлар” газетасы тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*