tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсенең Камышлы авылында «Туган як турында сөйләшик» дигән очрашу була
Самара өлкәсенең Камышлы авылында «Туган як турында сөйләшик» дигән очрашу була

Самара өлкәсенең Камышлы авылында «Туган як турында сөйләшик» дигән очрашу була

13 гыйнварда Самара өлкәсенең Камышлы авылындагы Ә.Давыдов исемендәге район мәдәният йортында Самара губернасы көне уңаеннан җәмәгать эшлеклесе, «Туган як» җирле иҗтимагый оешмасы директоры, фотограф һәм «Биредә таңнар тыныч» фотокүргәзмәсен оештыручы Рөстәм Хисмәтов белән «Туган як турында сөйләшик» дигән очрашу була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар туган як тарихы һәм мөһим вакыйгалары, аның территорияләре, ресурслары, һөнәрчелеге, биредә яшәүче халыкларның традицияләре һәм мәдәнияте, якташларының батырлыклары, Самара өлкәсенең дәүләт символикасы белән танышачак.

Чарада катнашучылар игътибарына шулай ук Рөстәм Хисмәтовның «Биредә таңнар тыныч» фотокүргәзмәсе дә тәкъдим ителә. Әлеге фотокүргәзмәдә туган як табигате һәм анда яшәүчеләр сурәтләнгән.

Очрашуга урта һәм өлкән сыйныф укучыларын, шулай ук аларның әти-әниләрен көтәләр. Башлана – 15.00 сәгатьтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*