tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Ижау шәһәренә эш сәфәре дәвам итә
Васил Шәйхразыевның Ижау шәһәренә эш сәфәре дәвам итә

Васил Шәйхразыевның Ижау шәһәренә эш сәфәре дәвам итә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Ижау шәһәренә эш сәфәре дәвам итә.

Бүген ул биредә “Яңарыш” газетасы редакциясе белән танышты. Чарада Удмуртия Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Александр Валов та катнашты.

Милли Шура рәисе регионда нәшер ителүче татар телле гәҗит-журналлар белән элемтәләрне тагын да ныгыту кирәклегенә басым ясады.  Басмаларда Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чаралар, күрше регионнарда яшәүче татарлар тормышы турында даими хәбәрләр урнаштыруны тагын да көчәйтергә тәкъдим итте. Шулай ук Васил Шәйхразыев якын араларда татар басмаларында яшь журналистлар сәхифәсен булдыру кирәклеге турында да сөйләде. “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова балалар иҗатын туплап, “Алтын йомгак” дигән сәхифә булдыруын һәм әлеге сәхифәнең газетада даими чыгуын, шулай ук әлеге иҗат җимешләре ел саен махсус җыентык итеп инде 10 елдан артык чыгарылып килүен әйтте. Үз чиратында Васил Шәйхразыев әлеге яшь журналистларны киләчәктә Казанга туплап, татар редакцияләре, Шаян ТВ телеканалы белән таныштыру кирәклеге турында да сөйләде.

“Яңарыш” газетасы – гаҗәеп бай тарихлы, Удмуртия җирлегендә гомер итүче татар диаспорасы тормышында бик зур урын алып торган, гомуммилләт игътибарына лаек басма. Удмуртия җирлегендә чыгып килүче “Яңарыш” газетасының эш юнәлешләрен башка регионнардагы татар газета-журналларына үрнәк итеп куярга мөмкин.

Бүген шулай ук Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узачак. Әлеге очрашуда БТК Башкарма комитетының 2022 елдагы эшенә йомгак ясау, 2023 елга эш планы һәм бурычлар турында фикер алышу булачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*