tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ижау шәһәренең үзәк мәчетендә булды
Милли Шура рәисе Ижау шәһәренең үзәк мәчетендә булды

Милли Шура рәисе Ижау шәһәренең үзәк мәчетендә булды

Удмуртия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ижау шәһәренең үзәк мәчетендә булды.

Үзәк мәчет Ижау шәһәренең Беренче Май районында урнашкан. Яңа мәчетне ачу тантанасы 2016 елның 10 августында узды. Үзәк мәчетнең сыйдырышлыгы 1500 кеше тәшкил итә. Мәчетнең ике зур манарасы һәм бер кечкенә манарасы бар.

Милли Шура рәисен Үзәк мәчет тарихы белән Удмуртия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин таныштырды. Васил Шәйхразыев үз чиратында мәчеткә истәлекле бүләкләр – китаплар һәм шамаил бүләк итте.

Эш сәфәре Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов белән очрашуда дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*