tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара татарлары үзләре җанисәп башлап җибәргән
Самара татарлары үзләре җанисәп башлап җибәргән

Самара татарлары үзләре җанисәп башлап җибәргән

Самара шәһәрендә яшәүче татарлар җанисәп алдыннан үзләре халык санын алу эшен башлап җибәргән.

«Җанисәп алдыннан без татарлар санын якынча белер өчен, Самара шәһәренең микрорайоннарында махсус кешеләрне җыеп, актив эшли торган төркемнәр ясадык. Алар үз җирләрендә булган татарларны санадылар. Аннан соң безгә хәбәр иттеләр. Һәр микрорайондагы татар кешеләрен беләбез», — диде Самара шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Линар Сабиров.

Аның сүзләренчә, әлегә төгәл саннар билгеле түгел.

«Безнең җанисәп нәтиҗәләре тулысынча түгел әле. Шәһәр буенча, ялгышмасам, 35 меңләп татар яши», — диде Линар Сабиров «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*