tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада 130 еллык тарихы булган мәчет төзекләндерелүдән соң яңадан ачыла
Самарада 130 еллык тарихы булган мәчет төзекләндерелүдән соң яңадан ачыла

Самарада 130 еллык тарихы булган мәчет төзекләндерелүдән соң яңадан ачыла

28 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Самара тарихи мәчетен реставрацияләгәннән соң ачылуга һәм Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулуына багышланган тантаналы чаралар узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Чараларның тулы исемлеге «Самара татарлары» сайтында бирелгән. Чара программасында мәчет буенча экскурсия, милли-мәдәни үзәкләр программаларын тәкъдим итү, хәләл продукциясе күргәзмә-ярминкәсе, мөселман һәм милли атрибутика стау-күргәзмәсе, шулай ук Самара шәһәре һәм Самара өлкәсе иҗат коллективларының чыгышлары һәм кунакларны өлкә территориясендә яшәүче төрле халык ризыклары белән сыйлау каралган.

Программа кысаларында «XIX-ХХ гасыр татар яңарышы феноменында Казан урамындагы мәчетнең роле һәм урыны» дигән темага конференция дә үтәчәк.

  • Самараның Казан урамындагы ике катлы таш мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Темирбулат Акчурин акчасына төзелә. XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башында бу мәчет Самара һәм губернаның татар һәм мөселман тормышының үзәге булып тора. Биредә балалар өчен мәктәп, шулай ук булачак имамнар әзерләгән мәдрәсә ачыла. Мәчет каршында «Хәйрия» җәмгыяте, ашханә һәм китапханә эшли, рус-татар мәктәбе оештырыла. 1902 елдан мәчетнең имамы Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазин була. Биредә үк популяр «Икътисад» журналы басылып чыга.
  • 1930 еллар башында мәчет ябыла, бина балалар йортына әверелә, ә аннары анда күп еллар дәвамында балалар бакчасы урнашкан була.
  • Хәзрәт үзе хөкем ителгән дин әһелләре өчен акча җыюда гаепләнә һәм Себергә җибәрелә. 1937 елда сөргеннән кайткач, аны кырык дин әһеле белән бергә «контрреволюцион ислам оешмасын төзегән» өчен хөкем итәләр һәм атып үтерәләр. Бина узган гасырның 90нчы елларына кадәр балалар бакчасы булып хезмәт итте.
  • 2003 елда мәчет бинасы мөселманнарга кайтарыла һәм аны торгызу процессы башлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*