tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарадагы “Яктылык” татар мәктәбе үзенең 25 еллыгын бәйрәм итә
Самарадагы “Яктылык” татар мәктәбе үзенең 25 еллыгын бәйрәм итә

Самарадагы “Яктылык” татар мәктәбе үзенең 25 еллыгын бәйрәм итә

Самарадагы “Яктылык” мәктәбе өлкәдә генә түгел, тирә-юнь төбәкләрдә дә танылган. Биредә хәзерге вакытта 650 бала белем ала. Алар татар теле дәресләрендә туган телен өйрәнә, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны күңеленә сеңдерә. Милли бәйрәмнәребез оештырыла. Уку йортында ансамбльләр төзеп, балаларга милли моңнарыбызны, биюләребезне өйрәтәләр. Егетләр татарча көрәш алымнарын үзләштерә.

“Яктылык” мәктәбе бүген юбилее уңаеннан бик күп кунакларны каршы алды. Уку йортының бәйрәмендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнаша. Ул укучыларны һәм мөгаллимнәрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм котлау сүзләрен җиткерде. Илгиз Халиков мәктәпкә Татарстан Президентының бүләген – 1 миллион сум акча тапшырды.

Тантаналы чарада Татарстан мәгариф министрлыгыннан да вәкилләр катнаша.  Кунакларны мәктәпнең эшчәнлеге, биредә оештырылган музее белән таныштырдылар. Балаларның иҗат җимешләреннән күргәзмә дә оештырылган. Бәйрәмгә килүчеләр укучылар иҗатыннан төзелгән концерт программасын да карады.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*