tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның “Яктылык” мәктәбендә чын татарча Яңа елны каршылау бәйрәме узды
Самараның “Яктылык” мәктәбендә чын татарча Яңа елны каршылау бәйрәме узды

Самараның “Яктылык” мәктәбендә чын татарча Яңа елны каршылау бәйрәме узды

“Яктылык” мәктәбендә елдагыча башлангыч, урта сыйныф, укучылары һәм әзерлек сыйныфына йөрүче шәһәр балалары өчен чыршы бәйрәмнәре үткәрелде.

Самара шәһәре җирлегендә безнең мәктәптә барлык чаралар да туган телебездә уздырыла. Яңа елны каршылау да татар телендә алып барылды.

“Яктылык” мәктәбенең оста педагог-оештыручысы Фардеева Вәсимә Рәшит кызы үзе төзелгән сценарийдә укучыларның, килгән кунакларның игътибарына гадәти Кыш бабай гына түгел, ә татар гайләсендә тәрбияләнеп, маҗаралы юллар үтеп чыршы бәрәменә яраткан чын татар Кыш бабае булып килеп керә. Аның белән бергә әкият геройлары Убырлы Карчык, Шүрәле, Кар бөртеге дә бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Бәйрәмгә җыелган әти-әниләр, әбиләр-бабайларның, барлык кунакларның укучылар матур итеп бизәлгән чыршы да тирән тәэсир калдырды.

Чын татарча Яңа елны каршылау бәйрәме узды “Яктылык” та!

 

tatar-duslyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*