tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның «Яктылык» татар мәктәбе юбилейга әзерләнә
Самараның «Яктылык» татар мәктәбе юбилейга әзерләнә

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе юбилейга әзерләнә

Быел Самараның «Яктылык» татар мәктәбе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. 5 март көнне юбилейга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Хәмидуллова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Сөләйманова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гыйлаҗева, педагоглар коллективы һәм «Дуслык» оешмасы директоры Винер Нурмөхәммәтов катнаштылар.

Утырышның төп өлеше Россия Федерациясенең төрле мәктәпләре вәкилләре белән конференция үткәрү буенча фикер алышуга бирелде. Фә­ридә Хәмидуллова әлеге чараны оештыру буенча планнары белән уртаклашты, ә ки­чәнең тантаналы өлеше концепциясе белән Әлфия Сөләйманова таныштырды. Җыелышта катнашучылар чараны әзерләүдә ярдәм итәргә килештеләр, үтәлергә тиешле эшләр буенча җаваплы кешеләр билгеләнде.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*