tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан киносы көне була
Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан киносы көне була

Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан киносы көне була

18 октябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә «ПитерКиТ» Халыкара студентлар фильмнары фестивале кысасында «Төбәк кинематографының уңышлы тәҗрибәсе. Татарстан киносы көне» була.

Аны Татарстан «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм Санкт-Петербургның дәүләт кино һәм телевидение институты Татарстан Мәдәният министрлыгы, республиканың Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «ПитерКиТ» студентлар фильмнары фестивале ярдәмендә оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара программасына «Тарлан» тулы метражлы фильмы (Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре мотивлары буенча төшерелгән, Татарстан белән Казахстанның уртак проекты), фильм режиссеры Юлия Захарова белән иҗади очрашу, «Чәкчәк party» – фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен Татарстан милли ризыкларын тәкъдим итү кергән.

Чаралар Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтында узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*