tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 116 еллыгын билгеләп уздылар
Санкт Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 116 еллыгын билгеләп уздылар

Санкт Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 116 еллыгын билгеләп уздылар

Кичә Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Муса Җәлилнең 116 еллыгы уңаеннан герой-шагыйрьне искә алдылар.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге белдерүенчә, һәйкәлгә чәчәкләр салырга иҗат әһелләре, шагыйрьләр, Василеостров районы администрациясе, Санкт-Петербургның Милләт йорты, М.В. Ломоносов исемендәге үзәк китапханә һәм 4 нче район китапханәсе вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге һәм студентлар килгән иде.

Чара башында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Бу истәлекле көнне 146 нчы мәктәп укучылары һәм барлык теләүчеләр Муса Җәлилнең шигырьләрен рус һәм татар телләрендә укыды. Җәлил шигырьләре — кеше батырлыгының кайтавазы.

Тантаналы өлештән соң чара Василеостров районының 4 нче китапханәсендә дәвам итте. Анда Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә булды.

Традиция буенча бүген Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Яшьләр иҗаты йорты каршындагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы да узды. Тосно шәһәренең «Космонавт» кинотеатрында шагыйрьне искә алу көне дәвам итте, анда Тоснаның «Изге юл» татар җәмгыяте һәм Ленинград өлкәсенең ветераннар һәм эзтабарлар отрядлары катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*