tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда рәссам-каллиграф Айзат Минһаҗев күргәзмәсе ачыла
Чаллыда рәссам-каллиграф Айзат Минһаҗев күргәзмәсе ачыла

Чаллыда рәссам-каллиграф Айзат Минһаҗев күргәзмәсе ачыла

Чаллы татар драма театрында рәссам-каллиграф Айзат Минһаҗев күргәзмәсе ачыла.

Айзат Минһаҗев Казанда туган, бүгенге көндә Истанбулның Мимар Синан исемендәге сәнгать университетында белем ала. Укуыннан академик ял алып, рәссам берничә айга Чаллыга кайткан. Ул шәхси күргәзмәсендә үзенең картиналарын һәм инсталляцияләрен тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар информ» хәбәрчесенә чараны оештыручы, театр каршындагы коворкинг-үзәк җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яшь рәссамның иҗатында борынгы төрки мирасыбызга, рун язуларына мөрәҗәгать итү дә, күренекле шагыйрьләребез иҗатын, мәсәлән, Хәсән Туфан, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен үз күзаллавынча сурәтләү дә бар. Шулай ук Айзат Минһаҗевнең күргәзмәсендә бүгенге көн шагыйрьләре Йолдыз Миңнулина, Миләүшә Гафурова, яшь рэп башкаручылар иҗатын яктырткан картиналарны күрергә мөмкин.

Айзат Минһаҗевнең һәр картинасына рәссамны соңгы вакытта илһамландырган җырларга сылтама куела. Алар арасында татар классик җырлары белән беррәттән төрек, алман телендәге рэплар, казахча җырлар бар.

«Күргәзмәнең ачылышында яшьләргә зур, мавыктыргыч программа тәкъдим ителәчәк. Айзаттан автор экскурсияләре көтелә. Шулай ук күргәзмәгә әзерлек процессын сурәтләгән документаль фильм карап һәм үзегез белән алып килгән киемнәрне рун язулары белән бизәп булачак», — дип билгеләп үтте Гүзәл Әхмәтгәрәй.

Күргәзмә 19 февраль көнне 16.00 сәгатьтә ачыла. Керү ирекле. Бары тик chelnyteatr.timepad.ru сайтында теркәлү узарга кирәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*