tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Халыкара дини форум узачак
Санкт-Петербургта Халыкара дини форум узачак

Санкт-Петербургта Халыкара дини форум узачак

2021 елның 7 сентябрендә Санкт-Петербургта «Дини тормыш: эпидемиологик хәлне җайга салу шартларында рухи активлык» Санкт-Петербург халыкара дини форумы узачак.

Әлеге форумның максаты: дини һәм этник үзенчәлекләрнең типологиясен һәм үзара бәйләнешен өйрәнү.

Конференция эшендә фәнни-тикшеренү оешмаларының вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар, төрле илләрдән дин, җәмәгать һәм сәясәт белгечләре катнашачак. Форумда катнашучыларның берсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*