tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Болгарда актив мөселман яшьләре белән очрашты
Мөфти Болгарда актив мөселман яшьләре белән очрашты

Мөфти Болгарда актив мөселман яшьләре белән очрашты

3 нче сентябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәһре Болгарда Ак мәчеттә актив мөселман яшьләре белән очрашты. Быел мондый очрашу алтынчы тапкыр оештырылып, анда 70 тән артык кеше катнашты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: очрашу урыны итеп Болгар юкка гына сайлап алынмады. Чөнки биредә киләсе елда Идел буе Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1100-еллыгын зурлап билгеләп үтәчәкләр.

Мөфти хәзрәтләре Нәзарәт проектларын тормышка ашыруда катнашкан егетләр һәм кызларга ’Абдуль’ани бин Талиб аль-’Унайми аль-Майдани ад-Димашкиның “Ис’афуль муриддин ли-икамати фараид ад-дин” китабы буенча дәрес уздырды. Әлеге басма фикһны өйрәнә башлаучылар өчен әсбап булып тора.

Камил хәзрәт дәрес вакытында сөннәт юлыннан баруның әһәмияте, сира фәнен өйрәнүчеләргә киңәшләр, зикерләр һәм догалар, монафикъларга хас сыйфатлар һ.б. темаларга тукталып үтте. Дәрестән соң очрашу сорау-җавап рәвешендә дәвам итте. Яшьләр шәригать мәсьәләләре, мөселман инфраструктурасы, мәчет әдәпләре, социаль челтәрләрдә һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту буенча сорауларга җаваплар һәм киңәшләр алды. Моннан тыш, яшьлекне файдалы һәм изге гамәлләр кылып үткәрү, һөнәр сайлаучыларга ислам күзлегеннән тәкъдимнәр яңгырады. Очрашу бик җанлы һәм кызыклы үтте, мөфти спорт ярышларына әзерлек мәсьәләләрендә киңәшләрен дә бирде.

Очрашу барышында мөфтият проектларында, «MuslimVol» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар Татарстан мөфтиенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Көн дәвамында мөселман яшьләре Ак мәчеттә гыйбадәттә булды, Болгар шәһәрендә урнашкан музейларны һәм истәлекле урыннарны карады. Иртәгә өйләгә кадәр яшьләр, командаларга бүленеп, квестта катнашачак, өйләдән соң түгәрәк өстәл форматында волонтерлык хезмәтенең әһәмияте, әлеге юнәлешне үстерү мәсьәләләренә кагылышлы сөйләшү узачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*